Атна ахырына Татарстанда +21 градуска кадәр җылыта
Бүген Татарстан циклонның тыл өлеше йогынтысына эләкте. Шул сәбәпле, Төньяк-Көнбатыш һава агымнары республика районнарына Төньяк киңлекләрнең салкын һавасын алып килде. Алдагы көннәрдә һава торышы үзг...
Бүген Татарстан циклонның тыл өлеше йогынтысына эләкте. Шул сәбәпле, Төньяк-Көнбатыш һава агымнары республика районнарына Төньяк киңлекләрнең салкын һавасын алып килде. Алдагы көннәрдә һава торышы үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.
6 майда атмосфера басымы үсеше акрынлап болытларның кимүенә һәм явым-төшемнең туктатылуына китерәчәк. Төнлә төбәкнең көнчыгышында юеш кар рәвешендәге явым-төшем көтелә. Көндез төньяк-көнбатыштан көчле җил саклана, аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә термометр баганасы 0..-5 градус, көндез +7..+12 градус билгесенә кадәр күтәреләчәк.
7 һәм 8 майда һава торышы антициклон йогынтысында формалаша. Явым-төшем көтелми, һава температурасы җылына башлый.
Шимбә көнне төнлә 0..+4 градуска кадәр, көньякта һәм көнчыгышта – 0..-4 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава +13..+18 градуска хәтле җылыначак.
Якшәмбе көнне төнлә һава температурасы +1..+6 градуска кадәр, көньякта һәм көнчыгышта – 0..-2 гардуска кадәр, көндез +16..+21 градуска кадәр җылы булачак.
Якынча фаразлар 9 майда Татарстанның күпчелек территориясендә явым-төшем яву ихтималының аз булуын күрсәтә. Бары Көнчыгышта гына, атмосфера фронты якын булу сәбәпле, бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә термометр баганасы +2..+7 градуска кадәр, көндез +15..+20 градус күрсәтәчәк. Әмма 10 майда яңгырлы һава торышы кире кайта. Төнлә +3..+8, көндез + 11..+16 градус җылылык көтелә.

Комментарийлар