Логотип «Мәйдан» журналы

Атеросклероз

«Склероз» сүзе безгә яхшы таныш.

Гап-гади, "тел очында" гына торган сүзләрне искә төшерә алмый аптырасак, без, гадәттә: "Ах, шайтан алгыры, склероз", — дип зарланып куябыз.
Ләкин склерозның хәтерсезлек кенә түгел, катлаулырак, җитдирәк чир булуын күпләр, мөгаен, белмидер дә. Чыннан да, нәрсә соң ул склероз?
Склероз дигәндә, иң элек шуны әйтеп китик: бу сүз белән бәйләнешле ике төрле авыру бар. Берсе таркау склероз дип атала. Бу — нәселдән килә торган хроник чир, ул күбрәк хатын-кызларда очрый. Авыру көчәйгән саен, кешенең үз-үзен тотышы да үзгәрә, акылы зәгыйфьләнә, ул йөргәндә исерек кеше кебек чайкала башлый. Тора-бара параличланырга мөмкин. Әгәр "склероз" сүзен халык хәтерсезлек, онытучанлык дип кабул итә икән, таркау склерозның хәтергә әллә ни йогынтысы юк.
Склерозның икенче төре атеросклероз дип атала. Таркау склероз сирәгрәк очрый торган чир булса, атеросклероз хакында алай дип әйтеп булмый. Чөнки организм картайган саен, кан тамыры стеналарына холестерин һәм башка зарарлы матдәләр утыра. Нәтиҗәдә кан тамырлары тарая, кан йөреше начарлана. Бу авыру 60 яшьтән узган күп кешедә күзәтелә. Аны төрле кеше төрлечә кичерә. Нилектән шулай соң? Моңа, беренчедән, һаман да шул нәселдәнлек гаепле. Әгәр әти-әниегез, туганнарыгыз атеросклероз белән авырган булсалар, аның сездә дә булу мөмкинлеге зур. Бу авыруны "котыртучы" икенче фактор — сәламәтлеккә зарарлы урыннарда эшләү, мисал өчен, радиация алу. Өченчесе — сәламәт булмаган яшәү рәвеше — ягъни алкогольле эчемлекләр күп куллану, физик активлык җитмәү, дөрес тукланмау һәм башкалар...
Шул ук вакытта атеросклероз шәхеснең психологик үзенчәлекләре белән дә бәйле. Ул нервлары тәмам эштән чыккан, тиз кызып китүчән кешеләрдә ешрак күзәтелә. Озакка сузылган нерв киеренкелеге атеросклероз авыруына аеруча яхшы җирлек булып тора.
Атеросклероз кешене ничек борчый соң? Авыруның, мәсәлән, аяклары авырта башларга мөмкин. Атеросклероз йөрәк-кан тамырларында да була. Бу очракта кешенең йөрәге авырта, тыны кысыла. Даими баш авыртулар, колак шаулау — баш мие атеросклерозы билгеләре. Әгәр баш миенә кан җитәрлек килми икән, аның тукымалары кислород белән җитәрлек тәэмин ителми дигән сүз. Хәтерсезлек, акыл эшчәнлеге түбәнәю шуннан килеп чыга.
Атеросклероз — хроник авыру. Димәк, аннан тулысынча савыгу мөмкин түгел. Ләкин авыруның азуына да юл куярга ярамый, чөнки нәтиҗәдә кешегә инсульт, инфаркт булу куркынычы бар. Шуңа күрә даими рәвештә табибка күренеп торырга кирәк. Атеросклероз белән авыручыларга антиагрегантлар, ягъни аспирин нигезендә ясалган дарулар эчеп торырга киңәш ителә. Шулар арасында аеруча яхшысы — "тромбоасс". Авыру көчәйгән чорда физик эшне чикләү зарур. Ял йортларына, санаторийларга ерак бармасаң яхшырак — чөнки кисәк климат алыштыру шулай ук зыянлы.
Яшь һәм сау-сәламәт чагында без беребез дә сәламәтлек турында җитәрлек кайгыртмыйбыз. Безне чирләр һәрчак әйләнеп кенә үтәр кебек тоела. Ләкин, урыс әйтмешли, "увы"! Организмның тузуы, картаюы — табигый процесс, югыйсә. Моңа әзер булырга, дөресрәге, яшьтән үк әзерләнергә кирәк.
Теләгән очракта һәркем картлык көнендә үзен сагалап торачак күп кенә авыруларны кисәтә ала. Шул исәптән, атеросклерозны да.
Моның өчен, кабатлап әйтәм, дөрес тукланырга, терлек майлары, ачы, тозлы, ысланган ризыклар белән мавыкмаска киңәш ителә. С һәм В төркеменә кергән витаминнар, микроэлементлар исә организмда җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Гипертония, шикәр чире кебек, атеросклерозны "котыртучы" авыруларны вакытында, тиешенчә дәвалау зарур, һәрбер ата-ана бала өчен физик активлылыкның бик кирәк булуын да онытмасын иде. Хәрәкәт әле ул бәрәкәт кенә түгел, сәламәтлек чыганагы да. Иң мөһиме, миңа калса, борчу-мәшәкатьләрне тынычрак, сабыррак кабул итәргә тырышу, балаларны да шуңа өйрәтүдер. Атеросклероз кешенең үзенә, аның тормышка мөнәсәбәтенә бәйле.
 
"Мәйдан" журналы архивыннан.

Комментарийлар