Логотип «Мәйдан» журналы

Ата-аналарның Путинга мөрәҗәгате җавапсыз кала

 7 июнь Россия президенты Владимир Путинның чираттагы туры элемтәсе узды.Бер көн алдан Казан һәм Уфада бер төркем ата-аналар туган телләрне ихтыярига калдырачак канунны кире кагуны сорап видео мө...

 
7 июнь Россия президенты Владимир Путинның чираттагы туры элемтәсе узды.
Бер көн алдан Казан һәм Уфада бер төркем ата-аналар туган телләрне ихтыярига калдырачак канунны кире кагуны сорап видео мөрәҗәгатьләр яздырды. Әмма туры элемтә барышында әлеге мәсьәлә күтәрелмәде.
“Бу канунны кабул итсәләр, ул безнең телләрне үтерәчәк. Безнең телләргә хәзер аяк чалырга түгел, ярдәм итәргә кирәк дип саныйбыз”, диелә мөрәҗәгатьтә. Шулай ук ата-аналар Россия Конституциясенең 68нче маддәсе нигә эшләми дигән сорау куя (әлеге маддәдә Россия республикаларының үз дәүләт телләрен игълан итү хокукы турында әйтелә — ред.).
Моннан тыш мөрәҗәгать итүчеләр Россиянең төбәк телләре турында Европа хартиясен һаман ратификацияләмәү мәсьәләсен дә күтәрде, моны гаделсезлек дип атады. “Ни өчен безнең илдә чит телләрне өйрәнүгә өч сәгать, туган телләрне өйрәнүгә исә 0-1,5 сәгать кенә каралган?” дип тәмамлана мөрәҗәгать.
Моңа охшаш мөрәҗәгатьне Башкортстан ата-аналары да яздырды. Алар Уфа вакыты белән сәгать җидедә Дуслык һәйкәле янында җыелды. Берничә дистә ата-ана Россия президентына мөрәҗәгать итеп, аны Конституция гаранты буларак Россиянең барлык милләт балаларының туган телләрен тулыканлы өйрәнү хокукларын яклауны сорады.
 
7 июнь иртәсендә Путинга үз мөрәҗәгате белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин да чыкты. Ул актив татар яшьләре исеменнән чыгыш ясап, ата-аналарга балаларына туган телләрен өйрәтү елдан-ел авыррак булуын әйтте. Путинның Россия халыклары мәдәниятләрен һәм телләрен саклау һәм үстерү кирәклеге турында берничә тапкыр әйткән сүзләрен искә төшерде.
Шул ук вакытта Путиннан милли телләрне ихтыярига калдыруны сорап Татарстанның рус активистлары да видео яздырды.
 
 
Туган телләрне мәктәпләрдә ихтыяри укыту турында 438863-7 номерлы канун өлгесе Россия думасында 19 июнь көнне каралачак.
 
Чыганак: Азатлык

Комментарийлар