Ата-аналар, Минтимер Шәймиев мәктәбенә балаларын бирергә теләп, мөрәҗәгать итә башлаган
Казанда заманча гомуми белем бирә торган комплекс ачылачак. Анда дәресләр рус, татар һәм инглиз телләрендә үткәреләчәк. Хәзердән үк балаларын шул мәктәпкә укырга бирергә теләүче ата-аналар шалтыра баш...
Казанда заманча гомуми белем бирә торган комплекс ачылачак. Анда дәресләр рус, татар һәм инглиз телләрендә үткәреләчәк. Хәзердән үк балаларын шул мәктәпкә укырга бирергә теләүче ата-аналар шалтыра башлаган.
Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова хәбәр итте.
«Әгәр сез булачак мәктәптә балалары укуларын теләгән ата-аналардан күпме шалтырату булганын белсәгез», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Республикада өч телдә белем бирә торган комплекс булдырырга Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим итте.
«Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызу эшләрен төгәлләгәч, «Яңарыш» фонды Россия һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыклары белән бергә уникаль мәгариф проектын башларга ниятли. Ул күп профильле мәктәп, балалар бакчасы, балалар өчен интернат һәм шәһәр яны балалар лагерыннан торган гомуми белем бирү комплексы», - диде Минтимер Шәймиев.
Минтимер Шәймиев Казанның 165 нче мәктәбе базасында «Адымнар – белемгә һәм татулыкка» яңа мәгариф учреждениесе ачарга тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елда мәктәпкә янкорылма төзү карарын хуплады.
Татьяна Ларионова мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенең проектны гамәлгә ашыру стадиясе турында: «Бары тик әзерлек эшләре генә бара. Бу бер көндә эшләнелә торган түгел. Элек проект булырга тиеш, әле хәл ителәсе мәсьәләләр күп», - диде.

Комментарийлар