Асылъяр икенче тапкыр әни булды
6 май көнне эстраданың талантлы җырчысы Асылъяр 3 яшьлек улы Әмиргә сеңелкәш алып кайткан. Ул 7 майда өченче тапкыр әни булган Лилия Муллагалиева белән бер үк бала тудыру йортында – Республика клиника...
6 май көнне эстраданың талантлы җырчысы Асылъяр 3 яшьлек улы Әмиргә сеңелкәш алып кайткан. Ул 7 майда өченче тапкыр әни булган Лилия Муллагалиева белән бер үк бала тудыру йортында – Республика клиника хастаханәсенең перинаталь үзәгендә ята. Җырчы кызлар күрешеп тә алганнар.
Җырчы әйтүенчә, сабыйга нинди исем кушачаклары әлегә билгеле түгел, вариантлар берничә. "Иң мөһиме – балаларыбыз исән-сау булсын, игелекле булып үссен", – диде Асылъяр.
Комментарийлар