Логотип «Мәйдан» журналы

«Ашыгыч ярдәм» яңача эшли башлады

1 июльдән Россиядә ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча яңа кагыйдәләр керде. Төп яңалык – чакыруны кабул иткән диспетчерлар ашыгыч ярдәмне ике төргә бүләчәк.Беренче төргә кичектергесез ярдәм кирәк булган...


1 июльдән Россиядә ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча яңа кагыйдәләр керде.


 
1447142482general_pages_10_November_2015_i18123_saratovskoi_gorodskoi_stancii_skoroi_medicinskoi_pomoshchi_ispolnyaetsya_95_let_

Төп яңалык – чакыруны кабул иткән диспетчерлар ашыгыч ярдәмне ике төргә бүләчәк.

Беренче төргә кичектергесез ярдәм кирәк булган очраклар кертелгән. Бу очракта ашыгыч ярдәм күрсәтергә тиешле бригада егерме минут эчендә килеп җитәргә тиеш. Әлеге ярдәм төренә кешенең сәламәтлеге һәм гомеренә зыян янаган очраклар, мәсәлән, инсульт, инфаркт кичерү, аңны югалту, юл һәлакәтләре керә. Икенче төргә караган чакыруларга бригада ике сәгать эчендә барачак. Ул температура, кан басымы күтәрелү, буыннар авырту булырга мөмкин. Мондый бүленеш элек тә бар иде, хәзер исә аны федераль дәрәҗәдә законлаштырганнар.
 
 
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар