Ашап дәваланабыз: җир җиләге
Файдасы: Җир җиләге пектин, шикәр, тимер, кальцийга, С витаминына бай. Җиләк аппетитны ача, хәтерне яхшырта, сусауны баса, матдәләр алмашын җайга сала, кан басымын көйли. Җиләк салкын тигәндә дә фай...
Файдасы: Җир җиләге пектин, шикәр, тимер, кальцийга, С витаминына бай.
- Җиләк аппетитны ача, хәтерне яхшырта, сусауны баса, матдәләр алмашын җайга сала, кан басымын көйли.
- Җиләк салкын тигәндә дә файдалы, югары температураны төшерә, җимешләрне шулай ук буыннар сызлаганда, подагра булганда да ашарга киңәш итәләр.
- Җир җиләге элек-электән иммунитетны ныгыту, бит тиресен яшәртү чарасы буларак та кулланылган.
Зыяны:
- Ашказаны җәрәхәте булганда, шикәр диабетлы кешеләргә җир җиләген чамасын белеп кенә ашарга киңәш ителә.
- Җиләк аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Кечкенә балаларга да табиб белән киңәшләшеп, аз-азлап кына бирегез.
Комментарийлар