Ашаганым балыкмы, бозмы?
Кибет туңдыргычларындагы пакетларга салып туңдырылган балыкны игътибар белән карасаң, төргәк эчендә боз да, кар да күрерсең. Бозлы балыкны эреткәч, беренчедән, авырлыгы кими, икенчедән, пеш...
Кибет туңдыргычларындагы пакетларга салып туңдырылган балыкны игътибар белән карасаң, төргәк эчендә боз да, кар да күрерсең.
Бозлы балыкны эреткәч, беренчедән, авырлыгы кими, икенчедән, пешергәндә тиз йомшап, изелеп бетә, тәме дә искитәрлек булмый. Соңгы елларда эшкуарларыбыз бу яктан шулкадәр остарып киткән, халык акча түгеп, балык урынына су сатып ала башлаган. Узган ел шул уңайдан Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенә шикаять язучылар да арткан. Әлеге идарә җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова әйтүенчә, тикшерүләр барышында 11 проценттан артык очракта балык саклау күрсәткечләренең тиешле стандартларга җавап бирмәве ачыкланган. Шөкер, азык-төлек салынган төргәкләрне укырга өйрәнеп барабыз. Тик аларга да ышанып бетә торган түгел. Гәрчә 100 процент табигый чималдан дип маңгайны тишәрлек зур хәрефләр белән язып куйсалар да. Әйтик, сөт ризыкларына үсемлек майлары кушалар, ләкин бу хакта төргәк тышында кисәтүне кирәк санамыйлар.
Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне “Менюдан антибиотиклар төшеп калсын!” дигән шигарь астында узды. Европа илләре авыл хуҗалыгында антибиотикны азрак куллану ягында торса, АКШта аны кушуны бернинди проблемага да санамыйлар. Россия өчен дә ул ят әйбер түгел. Терлекчелек, кошчылык белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр аның ни икәнен бигрәк тә яхшы белә.
Алар әлеге дару терлекне, кошны төрле чирләрдән профилактикалау яки дәвалау максатыннан гына кулланыла дип аңлаталар. Моның артында тизрәк үстереп, күбрәк табыш алу теләге дә барлыгы хәзер инде беркемгә дә сер түгел. Марина Трофимова ассызыклаганча, антибиотиклар кешене дәвалауга тотылганга караганда ветеринария өлкәсендә ике тапкыр күбрәк кулланылышта. Нәтиҗәдә ул терлек итендә туплана бара. Шул ит ризыгы аша кешегә керә. Шулай ук җыелып барып, төрле чирләр баш калкытуга сәбәпче була. Әйтик, эчәк инфекциясе, көчле аллергия килеп чыга, ашказаны-эчәк тирәлеге бозыла. Организмда антибиотикка ияләшү процессы барганга, чирне дару эчеп тә җиңеп булмый.
Рәсми статистика буенча, Россиядә ел саен антибиотик күләмен тикшерү өчен азык-төлектән 80 меңгә якын проба алына һәм 0,5 процентында антибиотик табыла икән. Аның күбрәк халык тарафыннан ихтыяҗ зур булган сөт һәм сөт ризыкларында табылуы аеруча борчуга сала. Сыер асрап ятмыйм әле, кибеткә сөте, мае кайтып тора, дип җиңел тормышка күчкән авыл кешесенә дә уйланырлык нәрсәләр бар монда. Үзеңнекенә җитми шул инде. Бу җәһәттән антибиотикларга каршы каты көрәш алып барыла һәм тикшерү эшләре дә катгый куелган дип әйтеп тынычландырырга да иртәрәк. Марина Трофимова хәбәр итүенчә, 2015 елда антибиотик күләмен ачыклау өчен азык-төлек чималыннан һәм ризыклардан 1 меңгә якын проба алынган. Бары берсеннән генә – сөттән тетрациклин төркемендәге антибиотик табылган. Аны тикшертергә Әтнә районы хуҗалыкларыннан сөт җыючы шәхси эшмәкәр тапшырган булган. Журналистлар башка фактлар белән дә кызыксына башлагач, белгеч: “Соңгы өч елда бүтән очрак булмады, бездә антибиотик киң кулланылышта түгел, барысы да күзәтү астында”, – диюдән узмады.
Роспотребнадзор белгечләре май аенда республика халкын сөт ризыклары белән тәэмин итеп торучы зур ширкәтләрнең берсендә – “Кызыл Шәрык Агро” җәмгыятендә планлы тикшерү үткәрмәкчеләр. Андый тикшерүне закон нигезендә өч елга бер тапкыр гына үткәрергә рөхсәт ителә. Дөрес, халыктан шикаять керсә, планнан тыш та бара алалар. Ләкин антибиотик шундый нәрсә: ул сөткә кушылганмы, юкмы икәнен карап, хәтта аны эчеп яки ашап ачыкларлык, тәменнән сизәрлек түгел. Шул ук вакытта белгечләр азык-төлеккә антибиотик кушылуы хакында сораштыру үткәргән булган. Авыл халкының бу нисбәттән мәгълүматы сай дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе Кулланучылар хокукын яклау көне уңаеннан “кайнар линия” телефоны буенча шалтыратулар кабул итә. 14 марттан 18 мартка кадәр 10нан 16 сәгать вакыт аралыгында (сәгать 12дән 12 сәгать 45 минутка кадәр төшке ял) 89172248794 номерын җыеп, сорауларыгызны бирә аласыз. Идарә хезмәткәрләре барлык мәсьәләгә дә ачыклык кертергә ышандыралар.

Комментарийлар