Логотип «Мәйдан» журналы

Асаф Вәлиев Сәкинә Шәймиева белән төшкән видеосын күрсәтә

Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев Инстаграмда Сәкинә Шәймиева белән 90 нчы елларда эшләнгән видеоәңгәмәсен урнаштырган.“Ул үзенең хатын-кыз бурычын җиренә җиткереп башкарды. Без аны Президентны х...

Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев Инстаграмда Сәкинә Шәймиева белән 90 нчы елларда эшләнгән видеоәңгәмәсен урнаштырган.



“Ул үзенең хатын-кыз бурычын җиренә җиткереп башкарды. Без аны Президентны хөрмәт иткән кебек ярата идек”, дип яза Асаф Вәлиев. Җырчы Сәкинә Шакир кызыннан: “Әгәр бөтен дөньяда ил башлары булып хатын-кызлар гына торса, дөнья күпкә үзгәрер идеме?” дип сорый. “Хатын кыз – тормыш чыганагы, ана, тәрбияче, гаилә нигезе. Әгәр дә барлык хатын-кызларыбыз шушы табигый бурычларын җиренә җиткереп башкарсалар, аларның җәмгыяттә тоткан урыны президентлар хезмәтеннән дә ким булмаячак дип саныйм”, дип җавап бирә Асаф Вәлиевка Сәкинә Шәймиева.





[embed]https://www.instagram.com/p/BqU6F-fBFNz/?utm_source=ig_embed[/embed]
 

Комментарийлар