Арзан даруларга бәя күтәрелмәячәк
Федераль ММЧ да, Монополиягә каршы федераль хезмәт арзанлы даруларга бәяләрне арттырырга тәкъдим итте, дигән хәбәр таралды.“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан кичә уздырылган матбугат конфер...
Федераль ММЧ да, Монополиягә каршы федераль хезмәт арзанлы даруларга бәяләрне арттырырга тәкъдим итте, дигән хәбәр таралды.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан кичә уздырылган матбугат конференциясендә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Павел Козел моның бик үк дөреслеккә туры килмәвен җиткерде.
“Мин бу мәгълүматны бөтенләй дә актуаль димәс идем. 2015 елның октябрь аенда 300ләп төр даруны, табыш китермәүләре аркасында, җитештерүне туктатырга дигән тәкъдим булган иде. Федераль дәрәҗәдә эшче төркем оештырылып, әлеге препаратларны җитештерүне саклап калырга дигән карар кабул ителде. Чөнки аз керемле кешеләр, күп очракта, әлеге даруларны сатып ала”, - диде ул. Павел Козел сүзләренчә, эшче төркем составында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте дә катнашкан. Бу мәсьәләне чишү өчен ясалган тәкъдимнәр арасында әлеге даруларга бәя күтәрергә дигәне дә булган. Әмма РФ Хөкүмәте арзан даруларны җитештерүне дәүләт субсидияләячәк дигән карар кабул ителгән. Арзан даруларның бәяләрен арттыру күздә тотылмый.
Дәүләт тарафыннан субсидияләнәчәк дарулар исемлегендә берничә мең препарат кертелгән.
Әлеге исемлек белән РФ Сәламәтлек саклау сайтында (http://www.rosminzdrav.ru) һәм ТРның тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында (http://kt.tatarstan.ru) танышырга мөмкин.

Комментарийлар