Артистлар авыру балаларга ярдәм итте
Татар эстрадасы артистлары һәм алып баручылары Казанда урнашкан Балалар хосписында дәваланучы сабыйларга ярдәм күрсәтте.Әлеге изге эшне башкарырга артистларга Замирә Рәҗәпова тәкъдим иткән. "Балаларны...
Татар эстрадасы артистлары һәм алып баручылары Казанда урнашкан Балалар хосписында дәваланучы сабыйларга ярдәм күрсәтте.
Әлеге изге эшне башкарырга артистларга Замирә Рәҗәпова тәкъдим иткән. "Балаларның ярдәмгә мохтаҗ булуын ишеткәч, артистларга мөрәҗәгать иттем. Барлыгы унлап артист акчалата ярдәм күрсәтергә теләк белдерде", - дип сөйләде Замирә Intertat.ru хәбәрчесенә.
- Иң элек Балалар хосписына шалтыратып, нәрсәгә мохтаҗ булуларын белештем. Мин үземчә җиләк-җимешләр алып барырга уйлаган идем, ә аларга подгузник, пеленка, салфетка кебек әйберләр кирәгрәк булып чыкты. Ун меңләп җыелган акчага шушы кирәк-яракларны һәм тагын пюре, йогуртлар алып, балаларга илтеп бирдем. Бик сөенделәр, рәхмәт әйттеләр. Ярдәм күрсәткән артистлар исемлеген "Ярдәм" мәчетендәге хәзрәткә тапшырып, сәдака бирдем. Ул артистлар һәм авыру балалар исәнлеге өчен дога кылачак, - диде Замирә Рәҗәпова.
Анжела Вавилова фонды карамагындагы Балалар хосписына чын күңелдән ярдәм күрсәткән артистлар һәм алып баручылар исемлеге: Замирә Рәҗәпова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Альбина Апанаева, Булат Бәйрәмов, Алия Исрафилова, Рушана Флегонтова, Алмаз Мирзаянов, Илназ Хәнәфиев, Гөлназ Галиева, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Руслан Галимуллин, Гүзәл һәм Илназ Баһ, Айрат Заһриев.
Ярты еллап элек артистлар әлеге Балалар хосписында хәйрия концерты куйган иде. "Ул вакытта балаларны күреп, аларны чын күңелдән кызганып, хоспистан авыр халәттә чыккан идем. Бу юлы балалар янына керергә батырчылык итмәдем, аннан соң йөклелек чорында борчылу да зыянлы. Ә ул балаларны мин бик кызганам, йөрәгемә якын алам", – диде Замирә.
P.S. Казан шәһәре, Королева урамы 67 нче йорт адресы буенча урнашкан Балалар хосписында тәрбияләнүчеләр һәркемнең, һәртөрле ярдәменә шат булачаклар!
Комментарийлар