Логотип «Мәйдан» журналы

Арпа, көрпә... миннән курка!

Арпа — күз кабагындагы май бизенең үлекле ялкынсынуы, киң таралган авыру. Арпа иммунитетлары начарланган, авитаминоздан интегүче кешеләрдә, шулай ук организмның артык туңуыннан, май бизләренең чыгару...

Арпа — күз кабагындагы май бизенең үлекле ялкынсынуы, киң таралган авыру.
Арпа иммунитетлары начарланган, авитаминоздан интегүче кешеләрдә, шулай ук организмның артык туңуыннан, май бизләренең чыгару каналына стафилококк инфекциясе эләгүдән барлыкка килә.
Авыруның төп билгеләре — күз кабагының шешүе, керфек кырының зәһәр авыртуы. Арпа булган вакытта үлекне кысып чыгарырга ярамый, чөнки инфекция күз чокыры тамырларына таралырга һәм орбиталь тамырларның тромбозына китерергә мөмкин.
Дәвалау түбәндәгедән гыйбарәт: 20 процентлы сульфацил-натрий эремәсе, яки 0,25 процент левомицетин яисә цепролет эремәсен көнгә 3 тапкыр тамызырга. Төнгә 1 процентлы тетрациклин яки эритромицин мазе салырга. Авыруның башлангыч стадиясендә физиотерапия (УВЧ) бик файдалы. Берничә тапкыр кабатланган очракта, сәламәтлекне гомуми ныгытучы чаралар — поливитаминнар, сыра чүпрәсе эчү, организмны чыныктыру, туризм, физик күнегүләр белән шөгыльләнү тәкъдим ителә.
 

Әлфия ДӘҮЛӘТШИНА,
югары категорияле табиб-офтальмолог.

Комментарийлар