Логотип «Мәйдан» журналы

Аритмиянең киң таралган биш симптомы

Төрле аритмияләрнең билгеләре охшаш булмаска яки бөтенләй симптомсыз булырга мөмкин. Шулай да күпчелек аритмияләр өчен киң таралган билгеләр бар.Әгәр шушы симптомнарның берсен булса да үзегездә даими...

Төрле аритмияләрнең билгеләре охшаш булмаска яки бөтенләй симптомсыз булырга мөмкин. Шулай да күпчелек аритмияләр өчен киң таралган билгеләр бар.




Әгәр шушы симптомнарның берсен булса да үзегездә даими сизсәгез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта МедикФорум сайтына сылтама белән «Интертат» яза.
aritmiya




Күкрәктә авырту




Аритмия булганда күкрәкнең йөрәк өлешендә авырту барлыкка килә. Бу стенокардия дип атала һәм йөрәк тирәсендәге тамырларга тиешенчә кан һәм кислород килмәгәндә килеп чыга. Йөрәк ритмы бозылу йөрәкнең начар эшләве аркасында килеп чыга һәм шул сәбәпле йөрәк канны аз куа һәм кислород та җитәрлек булмый.




Аңны югалту




Аңны югалту - аритмиянең җитди симптомы. Ул баш мие җитәрлек кислород алмаганда килеп чыга. Аритмия йөрәкнең организмга күпме кислород бирүенә дә йогынты ясый.




Баш әйләнү




Баш миендә җитәрлек кислород булмаганда шулай ук баш әйләнергә мөмкин. Шулай да бу аңны югалту кебек куркыныч түгел. Үзегезне аңыгызны югалткан кебек хис итәргә мөмкинсез, тән авырая, күз күреме тоныклана. Әгәр бу симптомнар 10 яки 15 минут дәвам итсә, табиб чакыртырга кирәк.




Тән агару




Тән агарганда, тирегә җитәрлек күләмдә кан килми. Кан тамырларында кан җитәрлек булмаганда, тире бераз төсен үзгәртә. Әгәр тән тиресе кисәк агара һәм тәннең күп өлешендә күзәтелә икән — бу шомлы билге.




Тын алу авырлашу




Тын алу авырлашу яки җитәрлек дәрәҗәдә һава алмаган кебек булу. Күп кенә аритмияләр булганда йөрәк кислородны җитәрлек күләмдә эшләп чыгармый. Шуңа күрә кирәгенчә тиз суламаган кебек булырга мөмкин.


 
Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар