Логотип «Мәйдан» журналы

Арчада студентлар зыян күргән хушбуй көнкүреш химиясе кибетеннән сатып алынган булган

Арча педагогия көллияте бүлмәсендә сиптергәч, кызларда агулану билгеләре барлыкка китергән хушбуй көнкүреш химиясе кибетеннән сатып алынган булган.  Бу хакта “Татар-информ”га Россия Тикшерү комит...

Арча педагогия көллияте бүлмәсендә сиптергәч, кызларда агулану билгеләре барлыкка китергән хушбуй көнкүреш химиясе кибетеннән сатып алынган булган.
 
Бу хакта “Татар-информ”га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерүчеләр Арча педагогия көллиятеннән 18 студент кызны хастаханәгә салырга сәбәп булган хушбуйның кайда сатып алынган булуын ачыклаган. Хушбуйны бер кызның әнисе көнкүреш химиясе кибетеннән сатып алган булган.
“Татар-информ” узган җомгада Арча педагогия көллиятеннән 18 студент кызны үзәк район хастаханәсенә агулану билгеләре белән салуларын хәбәр иткән иде. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бер кыз, хушбуй алып килеп, аудиториядә сиптергән. Бераздан соң кызларның хәле начарланып, аларны хастаханәгә озатканнар.
Табиблар яшүсмерләрдә аллергия булуын ачыклаган. Студент кызларның барысы да антигистамин терапия алган һәм алар өйләренә җибәрелгән. Кызлардан алынган анализлар аларның сәламәтлегендә бернинди тайпылыш күрсәтмәгән.
Көллияттә һава пробасы алынган, ул шулай ук санитар таләпләргә туры килә.
“Җитештерү, саклау, башка урынга күчерү яки сату һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган продукция” маддәсе буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Фото: https://newizv.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/08/173057/

Комментарийлар