Логотип «Мәйдан» журналы

Арчада Габдулла Тукайга тагын бер һәйкәл ачылды

Кичә Арча педагогия көллияте территориясендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга бюст ачу тантанасы булды. Фото: http://tat.tatar-inform.ruАнда ТР премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм ф...

Кичә Арча педагогия көллияте территориясендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга бюст ачу тантанасы булды.
tr27 Фото: http://tat.tatar-inform.ru
Анда ТР премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Бюст Арча районы иганәчеләре ярдәме белән куелган.
 
Педагогия көллиятенә узган гасырның 60 нчы елларында ук Габдулла Тукай исеме бирелгән була. Тик, ниндидер сәбәпләр белән, бу хактагы документлар кайтып җитми, аларны архивлардан эзләнеп, 5 ел элек кенә табалар, дип хәбәр итә Татар-Информ ИА.
 
 

Комментарийлар