Логотип «Мәйдан» журналы

Арча алмагачлары кабат чәчәк ата башлаган

Арча алмагачлары яңадан мул итеп чәчәк ата башлаган, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы сайты.Табигать көннән-көн ныграк үзенең могҗизаларын күрсәтеп тора. Арчадагы алмагачлар турында да әйтми ки...


Арча алмагачлары яңадан мул итеп чәчәк ата башлаган, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы сайты.


4e4c362c01ae98e07a21cea0ea66572d_XL
Табигать көннән-көн ныграк үзенең могҗизаларын күрсәтеп тора. Арчадагы алмагачлар турында да әйтми китеп булмый. Чөнки шәһәрнең Пионер урамындагы ике хуҗалыкта алмагачлар чәчәктә утыра икән. Хуҗалары әйтүенчә, әлеге агачлар быел алма биргән, берсенеке тиз коелып беткән дә, яңа уңыш бирергә исәпләгәндер инде. Ә икенчесенең алмалары әле дә кызыктырып утыра, чәчәкләре дә хуш ис бөркеп, күзләрне иркәләп тора. Хәзер “алмагачы чәчәк ата августның унбишләрендә” дип җырларга калмагае, диелә газетада.

Комментарийлар