Логотип «Мәйдан» журналы

Апрельдә магнит давыллары көтелә

Апрель уртасында Җирдә яшәүчеләрне кабат магнитлы көннәр көтә, дип хәбәр итә "РИА-Новости”. Фәннәр академиясенең Физика институты Кояш рентген астрономия лабораториясе мәгълүматлары буенча, 11, 1...

Апрель уртасында Җирдә яшәүчеләрне кабат магнитлы көннәр көтә, дип хәбәр итә "РИА-Новости”.
 
Фәннәр академиясенең Физика институты Кояш рентген астрономия лабораториясе мәгълүматлары буенча, 11, 13-19 апрельләрдә -- геомагнит күренеше, ә 12 апрельдә “магнит давыл”ы көтелә.
Белгечләр мондый көннәрдә үз сәламәтлегеңә тагын да игътибарлырак булырга чакыра. Магнит давыллары булганда баш авырту, активлык кимү, кан басымы күтәрелү, хроник авырулар көчәю күзәтелә. Димәк, апрель "давыл"ларына да алдан әзер булып тору кирәк.

Комментарийлар