Логотип «Мәйдан» журналы

Апаста “Шома бас” фестивале үткәрелде

Халыклар бердәмлеге көне кысаларында Апас мәдәният йортында “Шома бас“ фестивале уздырылды, дип хәбәр итә районның “Йолдыз“ газетасы.Анда барлык авыл җирлекләреннән 24 бию коллективы, 400 кеше катнашт...

Халыклар бердәмлеге көне кысаларында Апас мәдәният йортында “Шома бас“ фестивале уздырылды, дип хәбәр итә районның “Йолдыз“ газетасы.
5704
Анда барлык авыл җирлекләреннән 24 бию коллективы, 400 кеше катнашты.
Төрле милләт биюләре бер-берсен алмаштырып, җирлектә гомер иткән халыкларның күптөсмерлелеген чагылдырды. Сәхнә киемнәре дә зәвыклы, сокландыргыч иде.
Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов, сәхнә ветераны һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән фестиваль халык күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.
Кечкенә биючеләрдән башлап өлкән яшьтәгеләргә хәтле катнашты бу бәйрәмдә. Мәсәлән, Олы Бакырчыдан Моталлаповлар гаиләләре белән чыгыш ясадылар. Зур Күккүз авыл җирлегеннән Халидә Хантимерова да яшьләрдән һич калышмады. Апас мәдәният йорты каршында оешкан “Грация“ төркеменең дә тәүге чыгышы алкышларга күмелде.
Фестиваль төрле илләр буйлап сәяхәт иттерде, төрле милләт халыклары белән очраштырды, дуслык-татулыкка өндәде, диелә язмада.

Комментарийлар