Апаста Гөлнур Айзатның «Саф чишмә» исемле яңа китабын тәкъдим иттеләр
Апас Үзәк китапханәсендә язучы, шагыйрә Гөлнур Айзатның «Саф чишмә» исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.Очрашуда Апас район башлыгының милли мәсь...
Апас Үзәк китапханәсендә язучы, шагыйрә Гөлнур Айзатның «Саф чишмә» исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Очрашуда Апас район башлыгының милли мәсьәләләр һәм мәдәният эшләре буенча урынбасары Рөстәм Мингазиев, Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов шагыйрәнең иҗатына зур бәя бирделәр.
Кабат очрашулар оештырылуын теләп, шагыйрәнең гимнына әйләнгән «Яшәү яме» җырын бөтен зал бергә җырлады.
Комментарийлар