Логотип «Мәйдан» журналы

Апасның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гомумроссия бәйгесендә җиңгән

Бу көннәрдә Казан шәһәрендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы“ Гомумроссия бәйгесенең финал этабы үтте. Апас районының данын Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы мәктәбенең татар теле һәм әдәбият...

Бу көннәрдә Казан шәһәрендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы“ Гомумроссия бәйгесенең финал этабы үтте. Апас районының данын Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Шәфигуллинага яклады.  Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Апасның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гомумроссия бәйгесендә җиңгән
Бәйгедә зона турларында җиңеп чыккан республиканың унбиш районыннан 20 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россиянең унөч төбәгеннән шулай ук 20 мөгаллим үзләренең педагогик осталыкларын күрсәтүдә көч сынашты.
Тәҗрибәле мөгаллим Гомумроссия бәйгесенең финал сынауларында ике турны да уңышлы үтеп, “Иң талантлы мөгаллим“ номинациясендә җиңү яулады.
Фото: apastovo.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/20/182928/

Комментарийлар