Логотип «Мәйдан» журналы

Апас районы башлыгына диплом һәм Кубок тапшырылды

Апас районына фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов килде. Мәртәбәле республика кунагы район башлыгы Рәшид Заһидуллинга “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестивален югары дәрәҗәдә оештырырг...

Апас районына фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов килде. Мәртәбәле республика кунагы район башлыгы Рәшид Заһидуллинга “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестивален югары дәрәҗәдә оештырырга, талантлы балаларга сәхнә яуларга ярдәм иткәне өчен Диплом һәм Кубок тапшырды.
Апас районы башлыгына диплом һәм Кубок тапшырылды
 
Бу турыда җирел басма хәбәр итә.
"Рәшид Заһидуллин талантлы балаларны сәхнәгә чыгаруда, авылларда төрле милләткә хас булган мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда бик зур ярдәм күрсәтә. Иртәнге биштән торып Апас районына килеп төшсәм, зур экранда балалар җырлыйлар, бииләр. Күңелләр күтәрелеп, җырлыйсы килеп китте", - диде фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.
Соңыннан ул барлык урынбасарлар, фестивальне уздыруда җаваплы җитәкчеләр белән очрашты. Быелгы фестивальгә карата таләпләр, киенү рәвешләре нинди булырга тиешлеге белән таныштырды. Кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Район буенча XVIII Ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада сәнгате “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестиваленең сайлап алу турлары 4 зонада-Олы Бакырчы, Каратун, Апас, Әлмәндәр мәдәният йортларында 12нче февральдән башланып китә. Балалар “Вокал-соло”, “Конферанс”, “Хореография”, “Вокал-ансамбль” номинацияләрендә чыгыш ясаячак.
Район мәдәният йортында гала-концертта иң-иңнәре дип табылучылар зонага юл ала.

Фото: Гүзәл Хилавиева

Комментарийлар