Логотип «Мәйдан» журналы

Анталиядә сабантуй үткән

Төркиянең Анталия шәһәрендә сабантуй бер ай эчендә оештырылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Төркиядән килгән татарлар сөйләгән.Анталиянең Коньяалты р...

Төркиянең Анталия шәһәрендә сабантуй бер ай эчендә оештырылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Төркиядән килгән татарлар сөйләгән.
1535341756_bugen
Анталиянең Коньяалты районы хакимияте каршындагы шәһәр думасының чит ил гражданнары эшләре буенча совет рәисе Оксана Назарова барысы да Фейсбуктан башланганын әйтте.
"Безгә Анталиядә беренче сабантуй үткәрергә булыша алучылар булса, рәхим итегез дигәч, кайтавазлар булды. Сабантуй үткәрергә дигән фикерне ишетүгә, бөтен дөньядан кызыксынучылар бәйрәмне кайчан уздырырга җыенуыбыз турында сораша башлады. Бер ай эчендә иницитива төркеме җыелды. Берничә иганәче табылды. Аланиядә ял итүче артистлар килде. Уфадан, Казаннан, Мәскәүдән артистлар бар иде. Шул рәвешле, сабантуйга 300 ләп кеше килде. Аланиядән дә, Кемердан да, Казан, Уфадан да килделәр. Чаллыдан бер олырак кеше киләсе елга, челләгә дә карамастан, янә килергә теләвен әйтте. Беренче коймак төерле була диләр, ләкин без бик яхшы узды дип саныйбыз", - ди Оксана Назарова. Аның әйтүенчә, киләсе елда Анталиядә сабантуйны татар мәдәнияте көннәре белән туры китерергә җыеналар.
 

Фото: tatar-inform.tatar.

 

Комментарийлар