Анталия татарлары үз гаиләләре турында татарча видео төшергән
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы чит илләрдә яшәүче татарлар белән видеокүпердә тәкъдим иткән биремгә җавап Анталия татарларыннан килде. Татар балалары үз гаиләләре турында татарча видео төшергән.Ви...
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы чит илләрдә яшәүче татарлар белән видеокүпердә тәкъдим иткән биремгә җавап Анталия татарларыннан килде. Татар балалары үз гаиләләре турында татарча видео төшергән.
Видеокүпер "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе белән Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Италия татарлары арасында узды. Бирем үз гаиләң турында татарча видео төшерүдән гыйбарәт.
Иң уңышлы эшләр "Татар-информ" сайтында һәм YouTube каналында урын алачак.
Бүген Анталия татарлары төшергән видеоны тәкъдим итәбез.
“Без ике сеңел – Аиша һәм Зилә. Безнең гаилә зур һәм тату. Ял көннәрендә без гаилә белән велосипедта һәм самокатта йөрергә яратабыз. Безгә кунакка килегез. Без килгән кунакларга бик тә шат”, - диелгән видеода.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=khXswLLQp80[/embed]
Комментарийлар