Логотип «Мәйдан» журналы

Ана телен белгән татарларга Урта Азиядә тылмач кирәкми

Төркия Республикасының Татарстандагы баш консулы Турхан Дилмач Төркиянең "ТРТ" каналына “Төрек белән татар арасында” дигән тапшыруга биргән әңгәмәсендә Казандагы эшчәнлеге турында сөйләгән һәм татар т...

Төркия Республикасының Татарстандагы баш консулы Турхан Дилмач Төркиянең "ТРТ" каналына “Төрек белән татар арасында” дигән тапшыруга биргән әңгәмәсендә Казандагы эшчәнлеге турында сөйләгән һәм татар теле турындагы фикерләре белән уртаклашкан, дип яза Татар-информ МА.
clipboard53-1
"TRT" журналистлары Турхан әфәнденең бик яхшы татарча сөйләшүен искә алып, татарча өйрәнү теләге ничек тууы белән кызыксынганнар.
“Беренчедән шуны әйтергә кирәк, минем татарчам камил түгел. Татар теле бик бай тел. Мин үземне әлеге телнең укучысы, студенты саныйм. Шуңа да мин татарча белергә, өйрәнергә, аңларга, сөйләшергә тырышам. Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, Садри Максудиларның телен мин беләм дип әйтсәм, дөрес булмас. Мин үзем элек эшләгән илләрдә дә дәүләт телләрен өйрәнергә тырыштым. Мәскәүдә эшләгән вакытта Казанга билгеләнәчегемне белгәч, татарчаны өйрәнә башладым. Дүрт ай дәресләргә йөрдем. Казанга килгәндә татарча аңлый һәм сөйләшә идем. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, хәзерге Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашкан вакытта мин татарча сөйләштем. Әңгәмә бик кызыклы узды.
Шуны әйтәсем килә: татарча һәм төрекчәне өйрәнү авыр түгел. Безнең телләрнең нигезе бер. Мин татар теленең бай тел булуын үзем дә күрдем. Мин беренче тапкыр Президент белән очрашкан вакытта да: “Татарга тылмач кирәкми”, – дигән идем. Минем фамилиям – Дилмач. Аның мәгънәсе тылмач, ягъни тәрҗемәче дигәнне аңлата. Мин Кыргызстанда яшәгәндә күрдем: татарча беләсез икән, Урта Азиядә яшәгән вакытта сезгә тылмач кирәкмәячәк.
Мин үзем төрекчә, кыргызча, русча, татарча, инглизчә беләм. Ә иң җиңел өйрәнгән тел ул татар теле булды” , – дип белдергән Турхан Дилмач.

Комментарийлар