Логотип «Мәйдан» журналы

Ана капиталы акчасын ничек тотарга?

Гаиләдә икенче бала тугач бирелә торган ана капиталы акчасы 2007 елдан гамәлдә. Әлеге сертификатны алып карамаган кешегә ул акчалар, җиңел генә кесәгә кереп, тиз генә баю мөмкинлеге тудыра кебек. Тик...

Гаиләдә икенче бала тугач бирелә торган ана капиталы акчасы 2007 елдан гамәлдә. Әлеге сертификатны алып карамаган кешегә ул акчалар, җиңел генә кесәгә кереп, тиз генә баю мөмкинлеге тудыра кебек. Тик алай түгел шул.
Аны, үз ихтыярыңнан чыгып, теләсә нинди максатларда тота алмыйсың. Узган елга кадәр сертификатны кулланыр өчен балага өч яшь тулганны көтәргә кирәк иде. 2018 елда “Ана капиталы турында”­гы Законга үзгәрешләр кер­тел­гәч, ул акча өлешчә кулга бирелә башлады. Ата-ана­ларга акчаны балалар бакчасына түләү мөмкинлеге туды. Хәзер ана капиталыннан ай саен акча алып барырга да җай чыкты. “Ана капиталы” сертификатын куллану буенча быел да яңалыклар бар. Хәер, анысы хакында соңрак.
Россия Пенсия фонды­ның Татарстан буенча ида­рәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина әйтүенчә, “Ана капиталы” сертификатына ия гаиләләрнең 90 проценттан артыгы ул акчага торак шартларын яхшырткан. 2007 елдан башлап, 180 мең гаилә торак өчен кредитларны өлешчә яки тулысынча каплауга ирешкән. Аларның 13 меңе социаль ипотека кредитына фатир алган. 4 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балалар бакчасы һәм ясле хезмәте өчен түләүгә тоткан. Хәзер балаларын хосусый бакчаларга йөр­түчеләр саны да арта. Ул хез­мәттән район, шәһәр җирле­гендә яшәүчеләр файдалана. Асия Вәлиуллина ассызык­лаганча, ана капиталы акчасын хосусый бакчаларга да күчерергә ярый. Тик бер шарт белән: бакчаның ул эшчәнлек­кә махсус лицензиясе булырга тиеш. Гаилә­дәге 25 яшькә җитмәгән олырак баланы укыту өчен дә әлеге акчаны түләргә рөхсәт ителә.
Узган елгы яңалыкны, ягъни 2018 гыйнварыннан соң туган бала өчен ана капиталыннан ай саен акча алу мөмкинлеге булуы хакында газетада хәбәр иткән идек. Ул аз керемле гаилә­ләргә бәлә­кәч 1,5 яшькә җит­кәнче бире­лә. Узган ел Пенсия фонды аша 350 гаилә шундый мөм­кинлек­тән файдаланган. Асия Зин­нәт кызы аңлатуынча, гаризаны бала тугач, алты айга чаклы язсаң, акча ярты ел өчен дә күчәчәк. Алты айдан соңрак мөрәҗәгать итүчеләр­гә исә акча гариза язган айдан башлап түләнә. Аны һәр гаилә үз кирәк-ярагы өчен тота ала. Ашау-эчүгә китәме, кием-салым­гамы, даруларгамы – бернинди чикләү юк. Айлык түләү яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. Узган ел гариза язучыларга ул 8 мең 490 сум туры килде һәм бер елга кадәр шул сумма сак­ланды. 2019 елда гаризаны яңадан тапшыргач, быелгы яшәү минимумы буенча акча күчерә башлыйлар. Ул – 8 мең 896 сум.
Ана капиталы акчасын ананың пенсиясенә күчерү дә рөхсәт ителә. Аны инвалид балаларга социаль тер­нәк­ләндерү чаралары алганда да кулланучылар бар. Берничә ел элек физик мөм­кинлекләре чикле бала үстерүче ата-ана­лар шундый үтенеч белән чык­кан иде. Гаиләгә икенче бала буларак уллыкка-кыз­лык­ка сабый алганнарга да, игезәк бәби тапканнарга да ана капиталы алу хокукы би­релә. Сертификат, гадәттә, анага тапшырыла. Гаиләдә төр­ле хәлләр булырга мөм­кин, әгәр ана үлеп китсә, ул акча балаларны тәрбияләүче ата­га күчә. Ир-ат балаларны тәрбияләүдә катнашмаса, ха­тын-кыз ана хокукыннан мәх­рүм ителсә, сертификат балаларга да күчә ала. Малай яки кыз опекуннар тәрбия­сендә икән, 18 яше тулганчы, опека органнары рөхсәтеннән башка сертификат акчасын ала алмый.
Быелгы яңалыкка кил­сәк, ана капиталы акчасын дача участогында йорт төзү өчен файдаланып булачак. Тик ул төзелеш алдан ук торак йорт өчен дип рәсми­ләштерелгән булырга тиеш. Быел әлеге акчаның күләме – 453 мең 26 сум. 2020 елда индексациядән чыгып, 470 мең 241 сум булачак. Ана капиталы буенча сораулар туса, Пенсия фонды белгеч­ләренә 279-27-27 телефон номеры аша шалтыратып, киңәшергә мөмкин.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/30/179821/

Комментарийлар