Логотип «Мәйдан» журналы

Амурдагы Комсомольск шәһәренең үзәк китапханәсендә Татар мәдәнияте көннәре узачак

23 мартта Амурдагы Комсомольск шәһәренең Николай Островский исемендәге китапханәсендә Татар мәдәнияте көннәре узачак. Быел бәйрәм Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессының 10 еллыгына багышланган. Бу турыд...

23 мартта Амурдагы Комсомольск шәһәренең Николай Островский исемендәге китапханәсендә Татар мәдәнияте көннәре узачак. Быел бәйрәм Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессының 10 еллыгына багышланган. Бу турыда конгресс сайты хәбәр итә.
Чарага килүчеләргә Татарстан буенча электрон сәяхәткә чыга ала. Анда татар халкының тарихы, традицияләре турында сөйләячәкләр. Шулай ук уникаль фотолар һәм видеодокументлар күрсәтеләчәк.
Комсомольск шәһәрендә яшәүчеләр татар телендә җырлар һәм шигырьләр тыңлаячак һәм биюләр караячак дип хәбәр итә оештыручылар.
Милли киемнәр һәм көнкүреш кирәк-яраклары экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Китап күргәзмәсендә Николай Островский исемендәге китапханә фондыннан татар халкының тарихы, мирасы, традицияләре һәм мәдәнияте турындагы иң яхшы китаплар тәкъдим ителәчәк.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/19/182862/

Комментарийлар