Логотип «Мәйдан» журналы

Америкада мәктәп укучылары үтәкүренмәле рюкзаклар йөртә

Үтәкүренмәле рюкзакларны балаларга бушлай таратканнар. Соңгы вакытларда уку йортларында яшүсмерләрнең иптәшләренә ату очраклары ешаю сәбәпле, АКШның Флорида штатында үзенчәлекле куркынычсызлык ча...

Үтәкүренмәле рюкзакларны балаларга бушлай таратканнар.
 
Соңгы вакытларда уку йортларында яшүсмерләрнең иптәшләренә ату очраклары ешаю сәбәпле, АКШның Флорида штатында үзенчәлекле куркынычсызлык чаралары уйлап чыгарганнар. Паркленд шәһәренең мәктәп администрациясе укучыларга үтәкүренмәле рюкзаклар йөртүне мәҗбүри итеп куйган.  Шул рәвешле, мәктәп сакчылары һәм укытучылар яшүсмернең үзе белән ни йөртүен һәм куркыныч әйберләр яисә коралы юкмы икәнлеген контрольдә тота алачак дип аңлатма бирәләр бу хакта.
Билгеле булганча, АКШ мәктәпләрендәге атышу очрагының иң соңгысы шушы Паркленд шәһәрендә булган иде. Бер мәктәпнең элеккеге укучысы 19 яшьлек Николас Круг мәктәп территориясендә булган балаларга утлы коралдан атты. Нәтиҗәдә 16 кеше һәлак булды.
 
Чыганак: https://islam-today.ru/

Комментарийлар