Логотип «Мәйдан» журналы

“Алтын тавышка - алтын “Акчарлак” бәйгесендә төп бүләкне 79 яшьлек Рубис Зарипов алды

Габделфәт Сафин фикеренчә, андый җырчы Татарстанда бүтән юк.“Алтын тавышка - алтын “Акчарлак” бәйгесенең Гран-приена 79 яшьлек Рубис Зарипов лаек булды. Аңа "Алтын акчарлак" сынын бүләк иттеләр.Рубис...

“Алтын тавышка - алтын “Акчарлак” бәйгесендә төп бүләкне 79 яшьлек Рубис Зарипов алды
Габделфәт Сафин фикеренчә, андый җырчы Татарстанда бүтән юк.


Рубис Зарипов Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинның Казан концертында җырлау мөмкинлегенә ия булды.
Габделфәт Сафин төрмәдә җитәкче булып эшләгән Рубис Зариповның тоткыннар өчен гармунда уйнаганын әйтте. “Рубис Зарипов гомере буе гармунын төрмәдәге радиога ялгап, шуның аркылы, төрмәдә утыручылар өчен уйнап җырлаган”, - диде ул.
Җырчы Рубис Зариповны бик кызыклы шәхес дип саный. “Ул бик күп шигырләр язган, кырыклап китап бастырган, Рубис - искиткеч шәхес”, - ди ул.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/23/179347/

Комментарийлар