Логотип «Мәйдан» журналы

“Алтын каләм” республика фестивале башланды

Кичә, 27 июнь көнне, Казанның Малые Клыки бистәсендәге “Регина” комплексында “Алтын каләм” XXI республика фестивален ачу тантанасы булды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлег...

Кичә, 27 июнь көнне, Казанның Малые Клыки бистәсендәге “Регина” комплексында “Алтын каләм” XXI республика фестивален ачу тантанасы булды.
2BSnid4cbBM
Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Надежда Тарасова, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте башлыгы Лия Заһидуллина, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының телевидение кафедрасы мөдире Миләүшә Айтуганова катнашты.
"Алтын каләм" фестивале журналист булырга теләүчеләр арасында 1995 елдан бирле үткәрелеп килә. Әлеге чарада Татарстанның 25 районы һәм 2 шәһәр округыннан килгән 12-18 яшьләрдәге 110 егетләр һәм кызлар катнаша. Быел катнашучылар арасында өлкән сыйныф укучылары күпчелекне тәшкил итә.
 
Фестивальнең координаторы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Гөлшат Рөстәмова сүзләренчә, һәр буш ярты сәгать саен яшьләр иҗтимагый оешмаларының фестиваль темалары буенча квестлары каралган. Шулай ук беренче мәртәбә skype-конференцияләр үткәрү ниятләнә.
Фестивальнең төп темалары – Татарстанда яшьләр сәясәте, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, алар арасында китап укуны популярлаштыру һ.б.лар.
“Алтын каләм” фестивале 7 юнәлеш буенча үткәрелә: татар һәм рус журналистикасы, радио, телевидение, фото, дизайн, версткалау һәм PR. Татар журналистикасы юнәлеше кураторлары – “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Рәсимә Галиева һәм “Татарстан” журналының бүлек мөхәррире Линар Закиров.
Чара кысаларында көн саен күренекле шәхесләр белән очрашулар көтелә. Иртәгә “Мәдәни җомга” редакциясе баш мөхәррире Вахит Имамов, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон һәм “Идел” журналы баш мөхәррире Радик Сабиров катнашында түгәрәк өстәл уздырыла. Шулай ук КФУның татар журналистика кафедрасы мөдире Васыйл Гарифуллин, “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров татар төркемнәренә мастер-класслар үткәрәчәк.
Шулай ук “Голос” проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина, спортчы Ирек Зиннуров белән очрашулар булыр дип көтелә.
Фестиваль 1 июльдә төгәлләнә.
Быелгы Гран-при ияләре Мәскәүгә юллама белән дә бүләкләнәчәк. Алар анда “Беренче канал” телеканалында, “Россия сегодня” мәгълүмат агентлыгында, Россия Журналистлар берлегендә кунак булачак. Моннан тыш, аларга КФУның Югары журналистика мәктәбенә укырга кергәндә өстәмә баллар бирү күздә тотыла.
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар