Логотип «Мәйдан» журналы

Алтай татарлары өчен татар теле дәресләре кабат яңартылган

Алтай татарлары өчен татар теле дәресләре кабат яңартылган. Курсларның ныклап эшли башлаганына 3 ел гына әле. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Дулкын” татар милли үзәге җитәкчесе Артем З...

Алтай татарлары өчен татар теле дәресләре кабат яңартылган.
293836
Курсларның ныклап эшли башлаганына 3 ел гына әле. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Дулкын” татар милли үзәге җитәкчесе Артем Зиннәтуллин хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, Барнаулда татар теле дәресләрен уздыру буенча Наилә Сәлиева җаваплы. “Татар теле курслары белән кызыксынучылар шактый күп. Әмма шактые вакытлары җитмәү сәбәпле моның белән шөгыльләнә алмый. Узган елларда 5-10 кеше йөргән булса, хәзер бездә ким дигәндә 10-15 кеше тел өйрәнә”, - диде ул. Артем Зиннәтуллин билгеләп үткәнчә, татар теле курслары белән төбәктә яшәүче татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә кызыксына. Ана телен өйрәтү бушлай һәм анда теләге булган һәр кеше шөгыльләнә ала, дип ассызыклады үзәк вәкиле.
“Дулкын” үзәге кысаларында эшләүче башкорт милли оешмасы исә киләсе елга башкорт теле курсларын уздырырга планлаштыра.
“Татар теле курсларына йөрүчеләр өчен барлык материаллар да җитәрлек. Безгә берничә ел элек Татарстаннан да дәреслекләр җибәрделәр, Казанга баргач, үзебез дә алып кайтабыз. Бу яктан кыенлыклар юк”, - ди Артем Зиннәтуллин.


Комментарийлар