Логотип «Мәйдан» журналы

Алсу Хәбибуллинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Бүген танылган җырчы Алсу Хәбибуллинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Дәүләт бүләкләрен Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кирмәнендә тапшырды.Алсу ханым сүзләренчә...

Бүген танылган җырчы Алсу Хәбибуллинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Дәүләт бүләкләрен Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кирмәнендә тапшырды.

gif48L1r_oA


Алсу ханым сүзләренчә, әлеге исемгә лаек булуын ул гыйнвар башында белгән.


“Мин бу хакта гыйнвар башында ишеттем һәм менә, ниһаять, миңа бу мактаулы исемне тапшырдылар. Мин моны күптән көттем һәм искиткеч шатлык хисләре кичерәм. Зур сәхнәдә мин беренче адымнарымны 18 яшьтән башладым, сәнгатькә инде хәйраннан хезмәт итәм. Бу мактаулы исем алу миңа алга таба эшләргә канатлар өстәр дип ышанам”, диде ул.


Сүз уңаеннан, Алсу Хәбибуллина Казан дәүләт мәдәният институтының соло җырлау кафедрасының өлкән укытучысы булып та эшли. Җырчы үзе дә әлеге уку йортында Венера Ганеева сыйныфында белем алган һәм  укытучылык эшен 2004 елда башлаган.


“Алга таба да тамашачының ышанычын акларга тырышырмын, Алла бирсә!”, дип белдерде җырчы.




http://tatar-today.ru

Комментарийлар