Алмалар сусыл булсын өчен, алмагачка нәрсә сибәргә?
Июль аенда җиләк-җимеш агачларына аеруча тәрбия кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат» хәбәр итте.Алмалар сусыл һәм баллы булсын өчен, алмагачларны июльнең беренче яр...
Июль аенда җиләк-җимеш агачларына аеруча тәрбия кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат» хәбәр итте.
![877f5c957643ecad732798a0%5b1%5d](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2020/07/877f5c957643ecad732798a05B15D.jpg)
100 грамм прессланган чүпрәне 10 литр суда җебетергә. Яхшылап болгаткач, шушы эремәне алмагач тамырларына сибеп чыгарга.
Бер алмагачка 5 литр эремә җитә.
Мондый эремәне ике атнага бер тапкыр сибегез, алма өлгерә башларга ике атна кала әлеге тукландыруны туктатыгыз.
Чүпрәле эремәдә янтарь кислотасы була, анда туклыклы матдәләр бик күп. Бу — органик формадагы калий, азот, фосфор.
Чүпрәле эремә алмагачларны черек авыруыннан да саклый.
Комментарийлар