Логотип «Мәйдан» журналы

Алмагачны кышка әзерлибез

Киләсе елда да алмалары күп булсын, авыруларга бирешмәсен, дисәгез, көздән кайбер эшләрне башкарырга онытмагыз.Агач төпләреннән коелган яфракларны җыярга кирәк, чөнки аларда куркыныч гөмбәчекләр тупла...

Киләсе елда да алмалары күп булсын, авыруларга бирешмәсен, дисәгез, көздән кайбер эшләрне башкарырга онытмагыз.

Агач төпләреннән коелган яфракларны җыярга кирәк, чөнки аларда куркыныч гөмбәчекләр тупланган була.
Алмагач төпләрен казып чыгарга киңәш ителә. Шулай эшләгәндә зарарлы бөҗәкләр, корткычлар кышкы салкыннарда туңып үләчәк.
Яфраклары коелып беткәч, алмагачларны бер тапкыр бордос сыекчасы яисә тимер купоросы белән эшкәртергә кирәк.
Иң мөһиме - вакытында ашлама кертү. Һәр агач төбенә ике чиләк тирес, 50 грамм суперфосфат һәм көл салырга кирәк. Әгәр көз коры килсә, алмагачларга су сибәргә онытмагыз.
Салкыннар башланганчы агач төпләрен мүлчәләп чыгарга кирәклеген дә истән чыгармагыз. Моның өчен торф яисә черемә яхшы булачак.
 
https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан алынды

Комментарийлар