Логотип «Мәйдан» журналы

Алия Карачурина: "Ниһаять, язарга булдым..."

Алия нәрсә әйтергә уйлый?25 февральдә Казанда яшь җырчы Алия Карачуринаның тәүге концерты булды. Ниһаять, Алия үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.«Ниһаять, язарга булдым... Хөрмәтле, яраткан тама...

Алия нәрсә әйтергә уйлый?
aliya-rishat
25 февральдә Казанда яшь җырчы Алия Карачуринаның тәүге концерты булды. Ниһаять, Алия үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.
«Ниһаять, язарга булдым... Хөрмәтле, яраткан тамашачыларым, минем иҗатыма битараф булмаган тыңлаучыларым! Бу ике көн гомеремдә минем өчен иң матур, иң якты һәм иң истәлекле көннәренең берсе булып калыр. Мин бәхетле. Чөнки мин Татарстанның һәм Башкортстанның иң танылган һәм профессионал төркемнәренең берсендә ‒ Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшлим! Кайчандыр шушы төркемгә килеп эләгүем, сәхнә тәҗрибәсен туплавым өчен язмышыма рәхмәтлемен! Концертта катнашкан һәм сәхнә артында булышкан барлык дусларыма рәхмәтләремне белдерәм! Зур рәхмәт директорыбызга, Сюмбик сиңа, төркемдәшләремә! Һәрберсенә! Матурлаган кешеләремә. Иң зур рәхмәтем сиңа, Ришат. Син булмасаң, бернәрсә дә булмас һәм килеп тә чыкмас иде», дип яза Алия. Котлыйбыз сине, Алия!
 Фото: sahna

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар