Логотип «Мәйдан» журналы

Алинә Заһитова хоккейчы егет белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде

Алинә Заһитова хоккейчы Капризов белән мөнәсәбәтләре турында Woman.Ru порталы соравына җавап бирде.15 яшьлек Олимпия чемпионы йөргән егете бармы икәненә ачыклык керткән. "Әле олыларча мөнәсәбәтләр өче...

Алинә Заһитова хоккейчы Капризов белән мөнәсәбәтләре турында Woman.Ru порталы соравына җавап бирде.
15 яшьлек Олимпия чемпионы йөргән егете бармы икәненә ачыклык керткән. "Әле олыларча мөнәсәбәтләр өчен миңа иртәрәк. Ул турыда уйлаганым да юк. Мин кечкенә әле. Ул турыда спорттан соң гына уйларга кирәк", - дип сөйләгән ул. Алинә әлегә егетләр белән дус булып йөрергә генә әзер икәнен, киләчәктә хаталарсыз шуарга тырышачагын да әйткән.
Алинә Заһитова хоккейчы Кирилл Капризов белән очраша дигән сүзләр чыккан иде. Алар самолетта озаклап аралашканнар, телефон номерлары да алышкан булганнар. Шуннан соң Алинә Кирилл белән йөри дигән гайбәт таралган булган.
 
http://www.tatar-inform.tatar/

Комментарийлар