Логотип «Мәйдан» журналы

Алинә Заһитова үзенә бүләк ителгән ВМW машинасын әтисенә бирәчәк

Олимпиадада алтын медаль яулаган Алинә Заһитовага уңышлары өчен ВМW машинасы бүләк иттеләр. Фото: government.ruКичә Премьер-министр Д.Медведев тапшырган машина ачкычларын Алинә әти-әнисенә бирәм, дип...

Олимпиадада алтын медаль яулаган Алинә Заһитовага уңышлары өчен ВМW машинасы бүләк иттеләр.
2 Фото: government.ru
Кичә Премьер-министр Д.Медведев тапшырган машина ачкычларын Алинә әти-әнисенә бирәм, дип әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
“Әти-әни мине Олимпиадага әзерләде, машинаны аларга бирәм”, - диде Алинә.
15 яшьлек Алинә Заһитова тагын өч елдан, йөртү өчен таныклык алгач, бу машинада үзе йөрергә җыенганын да әйтте.
Япониядәге җанатарлары Алинәгә акита-ину токымлы эт бүләк итәргә вәгъдә биргән.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар