Логотип «Мәйдан» журналы

Алинә Заһитова Олимпиадада дөнья рекорды куйды (ВИДЕО)

Пхенчханда Олимпиадада катнашучы фигуралы шуучы Алинә Заһитова дөнья рекорды куйды. Ул берничә минут алдарак Евгения Медведева куйган дөнья рекордын яңарта алды. Бу турыда RT хәбәр итте. Фото: © РИА Н...

Пхенчханда Олимпиадада катнашучы фигуралы шуучы Алинә Заһитова дөнья рекорды куйды. Ул берничә минут алдарак Евгения Медведева куйган дөнья рекордын яңарта алды. Бу турыда RT хәбәр итте.
Фото: © РИА Новости. Алексей Даничев
Алинә Заһитова кыска программада чыгышы өчен 82,92 балл җыйды. Евгения Медведева 81,61 балл алган иде.
Моңа кадәр Заһитова ирекле программада беренче булды. Аның бу җиңүе Россия командасына көмеш медаль яуларга ярдәм итте.
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=hpKL7n8qklY[/embed]

Комментарийлар