Логотип «Мәйдан» журналы

Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды

РФ спорт министрлыгы Россиянең ел спортчылары исемнәрен атады. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды."Ел спортчысы" категориясенең "Россия горурлыгы" номинациясендә хоккей җыелма командасыннан олимпия чемп...

РФ спорт министрлыгы Россиянең ел спортчылары исемнәрен атады. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды.

"Ел спортчысы" категориясенең "Россия горурлыгы" номинациясендә хоккей җыелма командасыннан олимпия чемпионы Павел Дацюк җиңде. Быел хоккейчы Россия җыелма командасы составында Пченчханда узган Олимпиадада алтын медаль яулады.
Шушы ук номинациядә хатын-кызлар арасыннан фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова җиңү яулады. Быел ул Олимпия уеннарында алтын медаль, яулады, Россия һәм Европа чемпионатларында җиңүче булды.

Ел тренеры булып футбол буенча Россия җыелмасының остазы Станислав Черчесов танылды. Аның җитәкчелегендә команда Дөнья чемпионатында чирек финалга кадәр барып җитте һәм үз тарихында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешә алды.

Премия лауреатларын танылган спортчылар, спорт берләшмәләре һәм башка белгечләрдән торган махсус жюри билгеләде.
Фото: Алексей Филиппов / РИА Новости

Комментарийлар