Алексей Песошин: Сатып алулар системасы дәүләт көйләвенең тулы кыйммәтле өлешенә әверелде
Татарстанда оештырылган сатып алулар системасы бүгенге көндә дәүләт көйләвенең тулы кыйммәтле өлешенә әверелде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул фикерен Татарстанның Сатып алулар буенча...
Татарстанда оештырылган сатып алулар системасы бүгенге көндә дәүләт көйләвенең тулы кыйммәтле өлешенә әверелде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул фикерен Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты утырышында әйтте.
Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алексей Песошин алга таба бу системаны үз вакытында камилләштерүне тәэмин итүнең, шул исәптә цифрлы технологияләр кертүнең һәм хезмәткәрләрнең профессиональлеген күтәрүнең мөһимлегенә басым ясады.
2018 елда дәүләт заказчыларының 500дән артык хатасы ачыкланган, аларның күбесе сатып алуларны урнаштыру белән бәйле, диде Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе. Ул җаваплы хезмәткәрләрнең квалификацияләрен күтәрү буенча тәкъдимнәр кертергә өндәде.
Кече эшмәкәрлек субъектлары сатып-алулары буенча уңай динамика саклана һәм бу эшне дәвам итәргә кирәк, диде Алексей Песошин. Аз күләмдә сатып алулар буенча Татарстан Биржа мәйданчыгы үзен күрсәтте. Анда махсус исемлек буенча заказчылар кирәк-яраклары өчен көндәшле сатып алулар үткәрелә.
Алексей Песошин Дәүләт комитетының төп функциясе үзәкләштерелгән сатып алулар оештыру булуын әйтте. 2016 елда мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында туклануны оештыру буенча сатып алулар һәм социаль юнәлештәге оешмалар өчен сөт продукциясе сатып алулар башкарыла.
“Номенклатура стандартлаштырылган, заказчылар сатып ала торган продукциягә бердәм бәяләр куелган. Без сатып алуларның нәтиҗәлелеге бюджет акчасын экономияләүдән тыш, сатып алына торган продукциянең сыйфатына да бәйле булуын аңларга тиеш. Шуңа күрә барлык заказчылардан продукцияне кабул иткәндә сыйфатын тикшерүләрен сорыйм”, - диде Татарстан Премьер-министры.
Комментарийлар