Логотип «Мәйдан» журналы

Алексей Песошин: Росгвардиячеләрнең гамәлләре – хәрби һәм хезмәт бурычын үтәү үрнәге

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан росгвардиячеләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре көне белән тәбрик итте. Тантаналы чара Казанның «Мәскәү» Мәдәният йортында...

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан росгвардиячеләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре көне белән тәбрик итте. Тантаналы чара Казанның «Мәскәү» Мәдәният йортында узды.
Алексей Песошин: Росгвардиячеләрнең гамәлләре – хәрби һәм хезмәт бурычын үтәү үрнәге
«Росгвардиянең төп бурычы – илдәге эчке тәртипне саклау. Бүгенге көндә Росгвардия гаскәрләре составына керүче хәрби частьләр һәм бүлекчәләр менә инде ике дистә елдан артык алларына куелган бурычларны уңышлы үтәп килә. Росгвардиячеләр хәрби һәм хезмәт бурычын намус белән үтәү үрнәген күрсәтә», - дип белдерде Песошин.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Росгвардия составына керүче хәрби часть һәм бүлекчә хезмәткәрләре илнең кайнар нокталарында хәрби бурычын үтәгән дәвердә 20 меңнән артыгына дәүләт бүләкләре тапшырылган, 165е Россия Герое исеменә лаек булган. Урамнар, мәктәпләр, лицейлар һәм балалар йортлары, шулай ук самолетлар, патруль катерлары һәм хәтта бер электр поездына росгвардиячеләрнең исемнәре бирелгән.
Бүгенге көндә Росгвардия гаскәрләре яхшы җиһазландырылган һәм сугышчан тәҗрибәгә ия мобиль бүлекчәләр санала. Алар куәтле кадрлар һәм техник потенциалга ия. Росгвардиячеләр көн саен диярлек кеше гомерләрен саклап кала, бәлагә таручыларга ярдәм кулы суза, җинаятьчеләрне тоткарлый, дип искәртте Песошин.
Бәйрәмдә зур казанышларга ирешкән хезмәткәрләргә ТР Хөкүмәте һәм Росгвардия командованиесе исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
РФ Милли гвардия гаскәрләре көне РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә 2017 елның 27 мартыннан бәйрәм ителә. 1996-2016 елларда бу көнне Россиядә РФ Эчке эшләр министрлыгының Эчке гаскәрләр көне билгеләп үтелде.
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/26/183323/

Комментарийлар