Логотип «Мәйдан» журналы

Алексей Песошин муниципалитетларда яшьләр сәясәтен булдыру мөһимлеген әйтте

Татарстанның район-шәһәрләрендә яшьләр сәясәтен булдыру мөһим. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисабында ТР Премье...

Татарстанның район-шәһәрләрендә яшьләр сәясәтен булдыру мөһим. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисабында ТР Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.
Алексей Песошин муниципалитетларда яшьләр сәясәтен булдыру мөһимлеген әйтте
«Яшьләр сәясәте 2018 елда яңа формат алды. Президент Указы белән Яшьләр эшләре министрлыгы оешты. Бу эшләр яшьләр проблемаларына игътибарны көчәйтергә мөмкинлек бирер дип ышанам. Аеруча муниципалитетларда яшьләр сәясәтен төзү мөһим, компетентлы кадрлар кирәк», - диде Хөкүмәт җитәкчесе.
Алексей Песошин 2018 елда 19 балалар сәламәтләндерү лагере, 28 яшүсмерләр клубы, 6 яшьләр үзәге ремонтланганын әйтте. Быел 26 яшүсмерләр клубын, 9 яшьләр үзәген төзекләндерү ниятләнә. «Лето детям» республика программасы кысаларында, 94 балалар сәламәтләндерү лагерен капиталь ремонт белән колачлау планлаштырыла. Моның өчен 7 млрд сум акча тотылачак.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/22/185007/

Комментарийлар