Логотип «Мәйдан» журналы

Алексей Песошин: «Балыкчы. Аучы» күргәзмәсе белән кызыксыну елдан-ел арта бара

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда унөченче тапкыр уза торган «Балыкчы. Аучы» махсуслашкан күргәзмәсе белән кызыксыну елдан-ел арта бара дип саный. Әлеге фикерен  ул бүген Казан ярминк...

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда унөченче тапкыр уза торган «Балыкчы. Аучы» махсуслашкан күргәзмәсе белән кызыксыну елдан-ел арта бара дип саный. Әлеге фикерен  ул бүген Казан ярминкәсендә күргәзмәне тантаналы ачу вакытында әйтте.
Алексей Песошин: «Балыкчы. Аучы» күргәзмәсе белән кызыксыну елдан-ел арта бара
Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан ярминкәсе павильоннарында Россиянең 12 төбәгеннән 70тән артык катнашучы үз продукциясен тәкъдим итте. «Күргәзмә илнең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән актив ял итәргә яратучыларны һәм белгечләрне берләштерде. Ул аучылык һәм балыкчылыкны популярлаштыруга, экотуризмны үстерүгә, яшь буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән», - диде Песошин.
Бүген күргәзмәдә 8 меңнән артык кеше катнаша. Алар - Россиянгең төрле төбәкләреннән килгән тармак компанияләре вәкилләре, спортчы-балыкчылар. Күргәзмәдә җитмештән артык компания продукциясе тәкъдим ителгән. «Болар барысы да бу күргәзмә белән кызыксыну ел саен арта барганлыгын күрсәтә», - диде Песошин.
Фото: Егор Никитин

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/06/182125/

Комментарийлар