Логотип «Мәйдан» журналы

Александр Славутский: Яхшы әдәбият табылса, Качалов театрында татар әсәрен куярга мөмкин

Качалов театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский фикеренчә, лаеклы әсәр табылса, татар әдәбиятын сәхнәләштерергә мөмкин. Бу хакта ул Халыкара театр көне уңаеннан “Татар-информ”да уздырылган ма...

Качалов театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский фикеренчә, лаеклы әсәр табылса, татар әдәбиятын сәхнәләштерергә мөмкин. Бу хакта ул Халыкара театр көне уңаеннан “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.
Александр Славутский: Яхшы әдәбият табылса, Качалов театрында татар әсәрен куярга мөмкин
“Минем татар театрлары өлешенә керәсем килми. Татар театры моны яхшырак башкара. Әмма бик шәп әдәби әсәр килеп чыкса, куелуы да мөмкин. Ләкин ул бик югары дәрәҗәдә эшләнгән әсәр булырга тиеш”, - диде ул.
Александр Славутский театрда Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романын сәхнәләштерү мөмкинлеген дә караган булган. “Бу авторның беренче китабын да укыдым, икенчесен дә... Кызыклы китаплар. Әмма әлегә булып чыкмый. Кую өчен бит әлеге спектакльгә яраклы артистларың да булуы кирәк”, - ди режиссер.
Александр Славутский, Фәрит Бикчәнтәев белән алышынып, ике театрда спектакльләр кую мөмкинлеген әйтте. Килешү барып чыкса, Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Качалов театрында рус әдәбиятын куячак, Качалов театры режиссеры Александр Славутский татар театрында татар әсәрен куячак.

  • Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә татар драматургларының әсәрләрен тәрҗемәдә зур театрларда куелу хыялын җиткергән иде.


Фото: Солтан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/27/183400/

Комментарийлар