Алданган өлешчеләрне кайгырталар
2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада 695 фатирлы 4 проблемалы йорт сафка кертелде, анда 661 өлешләп сатып алучы фатирлы булган."Бу атнада "Солнечный город" торак комплексында да йорт гамәлгә кертел...
2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада 695 фатирлы 4 проблемалы йорт сафка кертелде, анда 661 өлешләп сатып алучы фатирлы булган.
"Бу атнада "Солнечный город" торак комплексында да йорт гамәлгә кертелде (төзүчесе "Фон" КТ), бу көннәрдә Чаллыда 58/2 адресы буенча торак йортта эшләр тәмамлануын көтәбез, анда 360 өлешләп алучы фатирлы була", - дип хәбәр итте Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Министрлар Кабинетында уздырылган гадәттәге республика киңәшмәсендә.
Республикада өлешләп төзүне контрольдә тоту дәвам ителә.
Комментарийлар