Логотип «Мәйдан» журналы

Алдакчыларның корбаны булмас өчен Россия Үзәк банкы киңәшләре

Соңгы вакытта халыкны төрле банклар, кредит оешмалары исеменнән алдап сөйләшеп, акчаларын урлаган караклар турында хәбәрләр күбәйде. Россия Үзәк банкы һәм аның бүлеге – Татарстан Милли банкы халыкны у...


Соңгы вакытта халыкны төрле банклар, кредит оешмалары исеменнән алдап сөйләшеп, акчаларын урлаган караклар турында хәбәрләр күбәйде. Россия Үзәк банкы һәм аның бүлеге – Татарстан Милли банкы халыкны уяу булырга өнди, ялганны хакыйкатьтән аерырга өйрәтеп, киңәшләрен бирә.



---------------------------2
Гадәттә пенсионерлар, олы яшьтәге кешеләр каракларның ятьмәсенә эләгә. Алдап кеше акчасына хуҗа булырга омтылган караклар еш кына билгеле бер схемалар буенча эш итә.
Әйтик, алдап кеше акчасын урлаучылар, телефон яки SMS хәбәр аша үзләрен Россия Банкы хезмәткәре яки адвокат (һ.б.) дип таныштырып, элек кайчандыр сатып алынган товарлар, күрсәтелгән хезмәтләр өчен компенсация алу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Хәтта ниндидер документларның күчермәләрен дә җибәрә. Әлбәттә, компенсация алу өчен төрле сәбәпләргә нигезләнеп, башта “салым”, “пошлина”, “страховка”га дип күпмедер күләмдә акча күчерүне таләп итәләр.
Шулай ук телефоннан шалтыратып, кешегә акчаларын, янәсе, “Россия Үзәк банкының югары керемле акча җыю сертификаты”на салырга тәкъдим итәләр. Моның өчен иң элек берникадәр сумманы “Россия Үзәк банкы белән эшли торган” ялган оешма исеменә күчертергә тырышалар.
Кешене җиңел табыш белән кызыктырып, янәсе, аның акча яки башка кыйммәтле товарлар отуын хәбәр итеп, алдаган очраклар да шактый була. Моның өчен төрле реклама буклетлары, каталоглар файдаланыла, ә аларда Россия банкы исеменә охшаган банк исемнәре языла.
Алдакчыларның корбаны булмас өчен Россия Үзәк банкы киңәш итә:
– таныш булмаган кешеләрнең компенсация кайтару, акча яки бүләк оту турындагы шикле тәкъдимнәрен тыңламагыз;
– шикле кешеләргә ышанып, алар әйткән телефон номерына, банк счетына акча күчермәгез, очрашуга барып кемнеңдер кулына акча тапшырмагыз;
– билгесез кешеләр акча күчерергә кушкан очракта яхшылап уйлап, якыннарыгыз, туганнарыгыз белән киңәшләшегез;
– әгәр сезнең белән төрле банк, министрлык, адвокатлар коллегиясе, прокуратура һ.б. оешмалар исеменнән сөйләшәләр икән, башта ул оешмаларның рәсми телефоннарына шалтыратып белешегез.
– банк картасы “томалануы” турында SMS-хәбәр килсә, ул хәбәрдә күрсәтелгән телефон номерына шалтыратмагыз, чөнки мондый мәгълүматны банк картасында язылган телефонга шалтыратып кына белешеп була, ә картаның PIN-кодын, гомумән, беркемгә дә хәбәр итәргә ярамый, хәтта банк хезмәткәрләренә дә. Банк SMS-хәбәр җибәргәндә банк картасы номерының соңгы саннарын күрсәтеп яза.
– әгәр үзегезне алдарга теләүләрендә шикләнсәгез, тизрәк полициягә хәбәр итегез.
Шунысын истә тотарга кирәк: Россия Үзәк банкы халык белән бернинди дә банк операцияләре башкармый, ул  башка банкларның эшчәнлеген тикшерү белән генә шөгыльләнә. Шуңа күрә Россия Үзәк банкы исеменнән юлланган ниндидер компенсацияләр кайтару, акча һәм кыйммәтле бүләкләр оту кебек SMS-хәбәрләр һәм сөйләшүләр дөреслеккә туры килми.
2015 елда Татарстанда 478 ялган акча ачыкланган, бу 2014 ел белән чагыштырганда 156гә азрак. Моңа кадәр 1000 сумлык ялган акчалар очрый иде, 2015 елда ачыкланган ялган акчаларның 80,7 проценты – 5000 сумлыклар. Әйләнештә 1997 елгы һәм 2010 елда яңартып чыгарылган 5000 сумлыклар йөри, аларның нәкъ менә беренчесен ялганлап ясыйлар. Россия акчасы сакланышы буенча дөнья стандартларына җавап бирә. Чын акчаны ялганыннан аеру өчен су билгеләре, саклаучы җеп, төсе үзгәрүчән буяу, аллы-гөлле полосалар, микроперфорация, “кипп-эффект”ка (декоратив тасмага яшерен төшерелгән РР хәрефләре) игътибар итәргә кирәк. Әгәр акча шик уятса, эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итәргә яки теләсә кайсы банкта тикшертергә мөмкин.

 
http://intertat.ru/tt

 

Комментарийлар