Логотип «Мәйдан» журналы

Алдагы өч сәгатьтә Татарстанда көчле буран булачак

Татарстанда буран аркасында шторм турында кисәтү тараттылар. Алдагы өч сәгатьтә көчле буран башланып, көн ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш и...

Татарстанда буран аркасында шторм турында кисәтү тараттылар. Алдагы өч сәгатьтә көчле буран башланып, көн ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Алдагы өч сәгатьтә Татарстанда көчле буран булачак
«Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә куркыныч метеорологик күренеш турында кисәтү килде. Якындагы өч сәгатьтә көчле буран башланып, көн ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бик күп кар явуы көтелә», - дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә машина йөртүчеләргә бик сак булырга, имин тизлектә хәрәкәт итәргә, кисәк туктамаска һәм куркыныч маневрлар ясамаска киңәш итәләр.
Җәяүлеләргә юл аша чыкканда аеруча игътибарлы булырга, транспорт агымына таба хәрәкәт итәргә һәм киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланырга кирәк.
Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/25/183257/

Комментарийлар