Логотип «Мәйдан» журналы

Алдагы көннәрдә Татарстанда кар һәм көчле җил көтелә

16 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар яварга һәм буран чыгарга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.Төнлә һава температурасы -13..-18 градус, ә көндез -8.....

16 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар яварга һәм буран чыгарга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.
Төнлә һава температурасы -13..-18 градус, ә көндез -8..-13 градус була. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
17 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртәчәк. Көндез урыны белән җилнең тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәя.
Төнлә һава температурасы -12..-17 градус, аязганда 21 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы -7..-12 градус булырга мөмкин.
18 гыйнварда болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар яварга, буран чыгарга мөмкин. Көньяктан көчле җил исәчәк, көчәйгәндә тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы -8..-13 градус фаразлана, көндез - -3..-8 градус.
Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/15-01-2022/aldagy-k-nn-rd-tatarstanda-kar-m-k-chle-il-k-tel-5847266

Комментарийлар