Логотип «Мәйдан» журналы

Альберт Хәбибуллин республикада торак йорт ишегалларын төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде

Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, җәмәгать киңлекләре программасы кысаларында, йорт ишегалларын ямьләндерүгә игътибар юнәлтү кирәклеген әй...

Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, җәмәгать киңлекләре программасы кысаларында, йорт ишегалларын ямьләндерүгә игътибар юнәлтү кирәклеген әйтте. Депутат парламентның 47нче утырышында «Бердәм Россия» фракциясе исеменнән чыгыш ясады.
Альберт Хәбибуллин республикада торак йорт ишегалларын төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде
Дәүләт Советы утырышында бүген 2018 елда республиканың башкарма хакимият органнары эше турында доклад тәкъдим ителде.
Альберт Хәбибуллин ишегаллары кешенең көн сен күрә торган, иң якын җәмәгать киңлеге булуын билгеләп узды. «Казанда һәр икенче ишегалды ремонт, асфальт юл, балалар яки спорт мәйданчыгы көтә. Ә республиканың башка районнарында төзек ишегаллары күпкә азрак. Кешеләр яшел зоналарны ямьләндерүне, парковка урыннарын киңәйтүне, территорияне межалауны сорый», - диде.
«Без киләсе елдан, җәмәгать киңлекләре программасы кысаларында, ишегалларын төзекләндерүгә чаралар бүлеп бирелүен сорыйбыз. Һәр йорт шушы программа керә алырлык булсын», - ди Альберт Хәбибуллин.
Альберт Хәбибуллин ишегалларын ямьләндерү эшләре халыкның тулы ризалыгы белән башкарылырга тиешлеген искәртте. «Фатир хуҗалары эскәмияләр, парковкалар кайда булуын, ишегалдында спорт мәйданчыгымы әллә балаларга уен зонасымы – үзләре хәл итәргә тиеш», - ди депутат.
Ул ишегаллары планын эшләү бәхәс уятачагын да таныды. «Без, «Бердәм Россия» партиясе, шушы очрашу, фикер алышуларны оештыру эшенә актив кушылырга әзер», - диде. Бүген Татарстанда 10 850 ишегалды булганын әйтте.
Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/22/185011/

Комментарийлар