Логотип «Мәйдан» журналы

Алар даны мәңгелек!

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре кылган батырлык 77 ел дәвамында өлкәннәргә дә, яшь буынга да рухи көч биреп тора. Ватан һәм илдәге барлык халыкларның язмышы кыл өстендә булган авыр чорда Җәлилчеләр д...

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре кылган батырлык 77 ел дәвамында өлкәннәргә дә, яшь буынга да рухи көч биреп тора. Ватан һәм илдәге барлык халыкларның язмышы кыл өстендә булган авыр чорда Җәлилчеләр дошманның үз өнендә аңа каршы көрәшкә күтәреләләр. Алар 1943 елда кулга алыналар. Дрезден шәһәрендә хөкем карары укыла. Алар барысы да үлем җәзасына тартылалар.
Тегель, Шпандау төрмәләрендә утырганнан соң 1944 елның 25 августында иртәнге 8.00 дә Плентцензее төрмәсенә китерелеп, башта «үлем барагында», аннан «җәзалап үтерү барагына» китереләләр. Камерадан гиольтинога кадәр 114 адым. Алар бу адымнарны башларын югары күтәреп, үлемсез халык җырын җырлап үтәләр.
Берьюлы бер милләттән 11 КАҺАРМАННЫҢ – 11 ШАГЫЙРЬНЕҢ илнең бәйсезлеге өчен көрәшеп, җәзага тартылуын һәм һәлак ителү фактын тарих белми.
Менә аларның исемнәре:
 

  1. Гайнан Кормаш, 12.06 мин. Актүбә, Казакъстан.

  2. Фоат Сәйфелмөлеков, 12.09 мин. Ташкент, Үзбәкстан.

  3. Абдулла Алиш, 12.12.12 мин. Спас районы, Көек авылы, Тат.

  4. Фоат Булатов, 12.15 мин.  Стәрлетамак районы, Мәләвез авылы, Башкортостан.

  5. Муса Җәлил, 12.18 мин. Мостафа, Оренбург.

  6. Гариф Шабаев, 12.21 мин. Ярмәкәй районы, Иске Турай авылы, Башкортостан.

  7. Әхмәт Симаев, 12.24 мин. Усть Рахмановка, Пенза өлкәсе.

  8. Абдулла Баттал, 12.27 мин, Алексеевск, Зур Тигәнәле авылы, Татарстан.

  9. Зиннәт Хәсәнов, 12.30 мин. Сарман районы, иске кәшер авылы, Татарстан.

  10. Әхәт Атнашев, 12.33 мин. Петропавловск, Казакъстан. 11. Сәлим Бохаров, 12.36 мин. Миякә авылы, Башкортостан.


 
Алар татар халкының асыл уллары, кабатланмас батырлыклары белән татар халкын дөнья алдында  таныттылар. Дөньяның иң мәшһүр язучылары, прогрессив җәмәгать эшлекләре Җәлилчеләрнең батырлыкларына соклануларын белдерделәр.
Үсеп килүче яшь буынга  һәрчак аларның фидакарьлеге хакында аңлатып, сөйләп торабыз. Шуңа күрәдер, илдә булган зур үзгәрешләрдән соң элек телдән дә төшмәгән бик күп кешеләрнең исемнәре хәтердән җуела бара, ә  Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында без бер генә минутта истән чыгармыйбыз, ул киләчәктә дә шулай булачак.
Ил, халык язмышында аларның үрнәге иң зур биеклек булып санала. Елдан-ел бу батырлыкның чын бөеклеген аңлау арта. Җәлилчеләрнең каһарманлыгы, аларның иҗатларын өйрәнү яңа көч ала.
1944 елның 25 августында, нәкъ 77 ел элек, көн үзәгендә Муса Җәлил үзенең көрәштәшләре белән соңгы мәртәбә очраша. Әмма гомерләренең иң сынаулы минутларында да алар дошман алдында тез чүкмиләр. Алар коллыкта көрәшеп һәлак булдылар, әмма кол булып үлмәделәр.
Муса Җәлил, чын шагыйрь, иҗат кешесе буларак бу үлемнең бәһасе киләчәк буыннар өчен кабатланмас рухи үрнәк булачагын яхшы аңлаган. Абдулла Алишка багышлап язган «Дуска» шигырендә ул
 
Үлем диеп әйтеп буламы соң,
Җиңеп үлгән мондый үлемне?! – ди.
 
Җәлилчеләр – алар Җиңүчеләр! Җиңүчеләр мәңге яшиләр! Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә мәңгелек дан!
Без бүген Бөек Ватан сугышнда һәлак булган утыздан артык татар язучысын да искә алабыз. Шулай ук фронтларда алган яралардан арына алмый вафат булган татар язучыларын да хәтердә яңартабыз.
Бүгенге сүзләребез фашизм корбаннарына, дөньяда һәртөрле афәтләргә каршы көрәшләрдә һәлак булган барлык каләм ияләре рухына да дога булып ирешсен.
 
 
Факил Сафин
 
Үлемсезләр
                                              
Йөзәү булса гомрең син барсын да
Шушы юлга бирмәс идеңме?
«Дуска»
Үләм, ләкин бөек хаклык өчен,
Илем, халкым өчен!
«Үлемгә»  Муса Җәлил
 
Йөз түгел шул гомер, берәү генә...
Бәрәкәтле булсын, ул саллы.
Кыен кичеп, җаның сулыкканда,
Син искә ал, горур Мусаны.
 
Батырлыкның чиге – мәңгелектер,
Чорлар белән бара, калышмый.
Тугрылык дисәң халкың, Ватаныңа, –
Искә ал син, мәгърур Алишны.
 
Сынатмасмы рухың, язмыш язса
Сынаулардан яман сынауны?..
Түбән ләззәт иманыңа бакса,
Ал син искә, кыю Симайны.
 
Еллар аша күзәтәдер сыман
Туган җирне, чишмә, талларны.
Сискәндерә, мөлдерәмә тулы,
Бер карашы корыч Батталның.
 
Хыянәтнең ни икәнен белде,
Ярсуына чыдар чама юк.
Дошманнарга кыя булып басты,
Ил солдаты гаярь Шабаев.
 
Тыныч түгел еллар, гарасатлар
Барган юлга киртә кормасмы?..
Тешен кысып: «Бирешмәгез!» – диде,
Сынын күреп алдым Кормашның.
 
Зиннәт Хәсән, Әхәт Атнаш монда,
Сәлим, тагын ике Фоат бар.
Бөтен дөнья таный батырлыкны,
Башын ия барлык тарафлар!
 
Бер гомерне йөз кат яшәгән күк, –
Кабатлана торган түгелсез:
Кешелекнең сез ул йөз аклыгы,
Унбер татар – унбер Үлемсез!
 
 

Комментарийлар