Логотип «Мәйдан» журналы

Алабугада Коръәннәрнең зур күргәзмәсен оештырачаклар

Татарстан мөфтияте белән бергәлектә Алабуга шәһәрендә Коръәннәрнең зур күргәзмәсен оештырырга планлаштыралар.ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, әлеге чара быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һә...

Татарстан мөфтияте белән бергәлектә Алабуга шәһәрендә Коръәннәрнең зур күргәзмәсен оештырырга планлаштыралар.koren
ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, әлеге чара быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында планлаштырыла. Күргәзмә 19 февральдә ачылыр дип көтелә.
Күргәзмәнең төп өлешен Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы рәссам-реставратор булып эшләүче Дамир Әхмәтгалиевның шәхси коллекциясе тәшкил итәчәк. Ул 1990 еллардан борынгы Коръән битләрен җыю, туплау, саклау, күчереп язу белән мәшгуль. Бүгенге көндә аның тырышлыгы белән 52 экспонат булдырылган. Дамир Әхмәтгалиев күчереп язган Коръән битләренең VII гасырдан бирле сакланып килгән оригиналлары Испания, Мисыр, Гыйрак, Иран, Сүрия һ.б. музейларында саклана.
 

Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте 


https://tatar-inform.tatar/news/religion/02-02-2021/alabugada-kor-nn-rne-zur-k-rg-zm-sen-oeshtyrachaklar-5803455

Комментарийлар